Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне кайгыртып…

Бүген, ягъни 29 сентябрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында таҗлы вирустан саклану чараларын профилактикалауга багышланган киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә аның урынбасарлары, районда санитар-эпидемиологик вәзгыятьне контрольдә тотучы ведомство җитәкчеләре һәм Олы Нырсы авыл җирлеге вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә әүвәл Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйниятовның хисабы тыңланды. Аннары, райондагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яктыртып, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин чыгыш ясады. 

Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Аның тарафыннан районда, бигрәк тә авыл җирлекләрендә таҗлы вирусны профилактикалау максатыннан вакцина ясауны активлаштыру бурычы куелды. “Әлеге чирдән бердәнбер котылу чарасы - вакцина ясату. Халыкка шул хакта дөрес итеп аңлату, аларның йөрәгенә үтеп керү”, - диде ул бу хакта ассызыклап. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев