Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сарык асрауның да рәте бар

Район буенча сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермерлар бармак белән генә санарлык. "Сарык малыннан табыш ала башлаганчы, байтак маңгай тиреңне түгәргә туры килә", - ди алар. Олы Мишә авылы егете Айназ Фәтхуллин да 2012 нче елдан үз эшен башлап җибәргән фермер. Шул ук елны Әстерхан өлкәсеннән 100 баш «Эдильбаевский» токымлы сарык...

- Ашаган белми - тураган белә, диләр бит. Минем дә нәкъ шулай. Сарык үрчетеп әллә никадәр мантып китә алган юк. Дөресрәге, алай күпләп сатарга уйлаганым юк, үрчетергә исәп, тәкәләрне күбрәк Корбан бәйрәменә алалар,- ди Айназ.
Айназның үзен балачактан ук белмәсәм, бу яшь егет ничек курыкмыйча алынды икән бу эшкә дип уйлар идем. "Тәвәккәл - таш ярыр" дигәндәй, Айназ да шундыйлардан. Авылда төпләнеп калып, имам-хатыйп эшенә керешә. Гаилә корып җибәрә, сөбеханалла, бер-бер артлы сабыйлар дөньяга килә.
- Ир кеше тик ятарга тиеш түгел бит, мин дә үз эшемне башларга уйладым. Дәүләттән эш башлаучы фермерларга бирелүче субсидияне алып, Ачы авылы янында җир алып сарыклар асрау өчен торак төзедем, маллар сатып алдым. Алга таба да тукталырга исәп юк, акрынлап булса да эшне киңәйтергә иде, - ди фермер.
Сокланам шундыйларга, яшь булсалар да, "барып чыкмас" дип кул кушырып утырмыйлар. "Лизинг-грант" программасына катнашып, печән чапкыч, печәнне пресслап җыючы техника, КамАЗ машинасы да алырга исәбе бар Айназның. Бүгенге көндә арендага алган 80 гектар җиренә арпа, солы, 50 гектар җиргә печән чәчкән.
- Печәнне җыеп бетердек. Уракка керешмәдем әле, карап торышка яхшы гына уңыш чыгар шикелле, - ди ул.
Иртәдән кичкә кадәр сарыклары янында кайнаша Айназ. Көтүгә куа, торакларны чистарта, азык әзерли. "Бу токымлы сарыклар безнең якта үрчетелгәннәренә карый зуррак гәүдәле, артында өркәче бар. Акыллы да үзләре, ләкин "талымлап" диимме соң, азыкны сайланып кына ашыйлар", - дип аңлата безгә фермер.
Гадәттә, «Эдильбаевский» токымлы тәкәләрнең авырлыгы 110-120 килограммга кадәр җитә икән. Тиешле рационда ашатсаң, аннан да авыррак булырга мөмкин. Йоннары да сыйфатлы - 55 % мамыктан тора. Әгәр дә кымыз, әйрән ясау белән шөгыльләнергә исәпләсәң, бу сарыклар майлылыгы 6-9 процент тәшкил итүче сөт тә бирәләр. Районда үз эшләрен башлап җибәргән фермерлар елдан-ел арта бара. Авылларыбыз өмете Айназ кебек яшь фермерларда.
Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев