Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сезгә тиеш әле бик күп назлар!

Чигүле түбәтәйле бабайларны, ак яулыклы әбиләрне күрсәм, күңел нечкәрә. Алар - олы йөрәкле, саф күңелле әүлиядәй затлар, сугыш чоры кешеләре! Әлегедәй фикерләрне 19 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган медальләрне тапшыру тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ышанычлысы Гүзәлия...

- Сезнең һәркайсыгыз каһарман, үз чоры-гызның легендасы. Сез бүген дә сафта. Һәркайсыгыз гаиләдә, авылда ихтирамга лаек кешеләр. Сез бала-ларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Авыл халкы, сугыш чорында барысын да фронт өчен дип эшләде. Бөтен авырлык хатын-кызлар һәм яшь балаларның көчсез иңнәрендә булды. Сугыш кырларында туган җиребез өчен батырларча көрәшкән авылдашларыгыз кебек, сезнең хезмәтегез дә сугыш кырындагы батырлыкка тиң, - дип тәбрикләде ул тыл һәм хезмәт ветераннарын.
- Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге буенча 62 кешегә юбилей медале биреләчәк. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында кайбер әби-бабайлар тантанага килә алмаган. Аларның медальләре өйләренә алып барып биреләчәк. Моннан тыш, күчтәнәчле пакетлар да өләшү күздә тотыла, - дип белдерде әлеге тантананы ачканда муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин.
Бу көнне алар өчен җырларның иң матурлары, биюләрнең иң дәртлеләре, шигырь-ләрнең иң аһәңлеләре башкарылды. Әби-бабаларыбызның күңе-ле шат, рухы күтәренке булсын өчен Югары Кибәхуҗа урта, Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары зур тырышлык куйды. Тормышта кеше шатлык килгәндә дә, кайгы булганда да җырлап юана. Өлкәннәребез дә сугыш авырлыкларын, олы хәсрәтне җыр белән җиңгән. Аларның концерт барышында әкрен генә иреннәрен кыймылдатып көйләп утырулары шул хакта сөйли. Зөлхәбирә Каһарманова, Гандә-лиф Гайнетдинова, ирле-хатынлы Фәүзия белән Шиһап Низамовлар һәм башка бик күпләрнең язмышы бер китапка гына сыеп бетмәс. Бүгенге бәхетле тормышыбыз аларның үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүлә-ре, яшәүләре аркасын-да килгән. Әлеге җир-лектә сугыш ветераннарыннан тик берәү генә - Төрек-Тәмте авылында яшәүче Нургали абый Шакирҗанов кына исән. Максабаш авылында гомер иткән сугыш һәм хезмәт ветераны Вафа ага Шәймуллин күптән түгел генә вафат булды. Ни кызганыч, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тантаналарын күрә алмады...
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев