Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шигырьләре укылды, җырлары башкарылды

Бүген, ягъни 6 гыйнвар көнне, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре каршында эшләп килүче “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать берләшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте.

“Иҗат уты яна йөрәктә” дип исемләнгәнкичә-утырыш Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан радиосы мөхәррире, шагыйрә, язучы, гаять үзенчәлекле рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Дания Гайнетдинованың иҗатына багышлап үткәрелде. Биредә китапханә хезмәткәрләре тарафыннан аның шигырьләре укылды, үзешчән җырчы Сирена Гатиятова башкаруында җырлары яңгырады. 

Азактан “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгатьберләшмәсенең актив әгъзалары Дамирә Миңнебаева, Розалия Газизова һәм Сирена Гатиятовалар утырышта катнашучыларны  үзләренең яңа шигырьләре белән таныштырдылар. Җылы, якты кичәне - аһәңле итеп, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева алып барды.

Фәнил Гаязов. 

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев