“Җәшнә кояш, җалтыра!” фестивале узды
1041
0
Бүген, ягъни 27 март көнне, Олы Нырсы урта мәктәбе базасында “Җәшнә кояш җалтыра” дип исемләнгән Iнче республикакүләм керәшен балалар сәнгате фестивале булып үтте.
Анда Теләче, Саба, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарыннан килгән балалар катнашты һәм үзләренең җырга-биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр. Биредә аерым башкаручылардан тыш, керәшен фольклор һәм гаилә ансамбльләре дә чыгыш ясады. Фестиваль-бәйге күмәк рәвештә кершен карендәшләребезнең рәсми булмаган гимны “Безнең ил” җыруы белән тәмамланды.
Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга әлеге сәнгать фестиваленнән фоторәсемнәр тәкъдим итәбез.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев