Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балалар һәм әти-әниләр сөенече

Президент программасы нигезендә безнең районда Теләче, Олы Нырсы, Алан, Шәтке, Үзәк урта мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрелде. Киләсе елда шушы ук программа нигезендә Олы Мишә урта мәктәбендә, Алан авылы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре үткәреләчәк. Президент программасы нигезендә республикада йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар төзелеп, яңартылып файдалануга тапшырыла....

- Быел без яңа 75 балалар бакчасы бинасы ачачакбыз. Бу рекордлы сан. Быел төзелгән балалар бакчаларында өстәмә ун мең урын булдыру планлаштырыла. Республика тарихында моның кадәр балалар бакчалары төзелгәне булмады. Киләчәктә бу объектлар буш тормасын иде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Сокуры авылында балалар бакчасы ачу тантанасында.
Республикада бишенче ел рәттән мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү буенча Президент программасы эшләп килә. Әлеге эшләр өчен республика тарфыннан ел саен 2,5 млрд. сум акча бүленеп бирелә. Быел әлеге акчаларга урта мәктәпләр генә түгел (119 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәп), мәктәпкәчә учреждениеләр дә (10 балалар бакчасы) ремонтланды. 2015 елга каралган мәктәпләр ремонты планы үтәлде диярлек.
Мәктәпләр төзелеше дә республикада Президент программасы нигезендә башкарыла. Агымдагы елда Татарстанда 13 яңа мәктәп төзелеп, файдалануга тапшырылачак.
Шунысы сөенечле, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртучы мондый программалардан безнең район да читтә калмый. Мәсәлән, быел Шәтке авылында методик бүлмәсе, музыка һәм спорт залы булган һәм 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелде. Узган атнада без аны ачу тантанасының шаһитлары булдык, нәниләрнең шат авазын ишеттек. Президент программасы нигезендә төзелгән бакчага нәниләрдән битәр, әти-әниләр нык сөенде. Шәһәр бакчаларыннан бер дә ким булмаган бакчада тәрбия һәм белем бирүнең сыйфаты бермә-бер артачагына ышаналар алар. Бу куанычлы көнне Шәтке авылы халкы, аеруча яшь гаиләләр зарыгып көтте.
2012 елда Теләчедә яшәүче әти-әниләр дә шундый куанычлы хисләр кичергән иде. Чөнки бу вакытта өлкәннәр йорты буларак төзелә башлап, 2006 елда консервацияләнгән бина, республика бюджеты хисабына реконструкция үткәрелеп, 3нче номерлы балалар бакчасы буларак эшли башлады. 140 балага исәпләнгән бакчада бүген балалар җиде төркемдә тәрбияләнә. 2014 елның мартында шундый ук сөенечле хисләрне Айдар авылы халкы да кичерде. Әлеге балалар бакчасы республика бюджеты хисабына башлангыч мәктәп һәм фельдшер-акушерлык пункты белән бер түбә астына кертеп төзелде.
2013 елда 75 балага исәпләнгән Үзәк бистәсендә урнашкан балалар бакчасына да капиталь ремонт республика бюджеты хисабына башкарылды. 2014 елда Максабаш, Түбән Саурыш авылларында төзелеп файдалануга тапшырылган яңа башлангыч мәктәп биналары да авыл халкына фәкать сөенеч кенә китергәндер. Әлеге биналар эчтәлекләре белән генә түгел, тышкы кыяфәтләре белән дә авылны бизәп торалар.
Районда балалар бакчалары төзү һәм аларны ремонтлау эше моның белән генә тукталып калмаячак. Киресенчә, игътибар артачак кына үзләренә. Чөнки республикада яше 30 елдан арткан мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасы төгәлләнеп килә. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар буенча методисты Анна Сәетова белдергәнчә, район үзәге Теләчедә дә яңа, дүртенче балалар бакчасына ихтыяҗ бар. Әлеге ихтыяҗ көннән-көн арта гына бара. Чөнки Теләче үзенең яңа инвестицион проектлары, башкалага якын урнашуы һәм башка күп төрле өстенлекләре белән бик күпләрне кызыктыра. Минемчә, Олы Мәтәскә авылында да балалар бакчасы төзелсә, яхшы булыр иде.
Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X