Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Солдат әниләре очрашты

Һәр елны бәйрәм алдыннан солдат әниләре район үзәк китапханәсенә җыела. "ФОРПОСТ" яшьләр үзәге белән берлектә уздырылучы очрашу быел кичә, ягъни 5 март көнне узды.

"Мәрхәмәтле газиз әниләр" дип исемләнгән кичәдә бүген армия хезмәтендә булган 17 Теләче егетенең әнисе катнашты. "Беркемнең дә баласын чит җиргә чыгарып җибәрәсе килми. Ләкин алардан яхшы хәбәрләр генә килгәч, без куанабыз, улларыбыз белән горурланабыз. Безнең барыбызны бергә җыюыгыз өчен рәхмәт сезгә", - диде алар бертавыштан. Әлеге кичәдә егетләрдән килгән хатлар укыганда солдат әниләренең күзләре яшьләнде. - Беренче чиратта саулык һәм сабырлык телим. Ватан өчен лачын кебек уллар тәрбияләп үстерүегез белән горурлана аласыз, - диде "ФОРПОСТ" яшьләр үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин гүзәл затларыбызга чәчәк бәйләмнәре тапшырып.
Алинә ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X