Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Соңарган яз чәчүе

Апрель суыклары үтеп, басу-кырлар ттракторлар гөрелтесенә күмелде. Чәчәләр. Һәр хуҗалык дым бар чакта орлыкны туфракка күмдереп калырга тырыша. Кичә иртән, без, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән чәчүчеләр янына ашыктык. "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан", Сауш бүлекчәләре, җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәте басуларында булып , язгы...

Идарә җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белдергәнчә, 5 май иртәсенә 11300 гектар мәйдандагы күпьеллыкларның барысы да тырмаланган иде. Шуның 10700 гектары (95% ы), тамырдан тукландырылган. Барлык мәйданы 8600 гектар булган көзге культураларның 8500 гектары (99% ы) сый алса, 6800 гектарын (77% ын) тырмалап өлгергәннәр. 27200 гектар мәйдандагы туңга сөрү җирләренең 16600 гектары (61% ы) тырмаланган. Чәчелгән мәйданнарга килсәк, ул барлык мәйданның 2900 гектарын (13% ын) тәшкил итә. Хуҗалыклар буенча алсак, бу күрсәткечләр төрле хуҗалыкта төрлечә. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә - 34, "АгроЛак" ширкәтендә - 22, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан", "Баландыш" бүлекчәләрендә - 15% чәчү эшләре башкарылган. Әлеге хуҗалыкларда язгы кыр эшләре бик оешкан төстә һәм кызу темпларда бара. Моңа үз эшенең осталары, хезмәт алдынгылары Зөфәр Шәйхетдинов белән Илсур Галиуллин ("Алан" ширкәте), Фирзәр Хәкимов ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсе), Рамил Хуҗиәхмәтов ("Нирус" ширкәте), Фердинанд Нигъмәтҗанов ("Игенче" ширкәтеннән), Илшат Хәсәншин ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсе), Нияз Тимербаев ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсе), Рәфит Сәхипов ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Ленин исемендәге бүлекчәсе) үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Аларның һәркайсы чәчү барышында үз хуҗалыгында иң күп норма-смена башкаручы булып танылып өлгерде.
Без "АгроЛак" ширкәте басуларына килгәндә шәткеләр 112 гектарлы басуда борчак чәчә иде. Бер тәүлек элек чәчә башлаганнар. Көндезге икеләрдә әлеге басуны чәчеп бетерәчәкләр. Шунысы игътибарга лаек, әлеге хуҗалыкта өч чәчкеч чәчә. Эш ике сменада оештырылган. Җирне яхшы сыйфатлы итеп әзерләгәннәр. Сөбханалла. Халыкчан тел белән әйтсәк, җире килгән. Чәчелгән җирне шундук уртача авырлыктагы катоклар белән катоклап та баралар. Димәк, туфрактагы барлы-юклы дым кибеп юкка чыкмаячак.
- Шөкер, көннәр утырды. Эшләргә дә, эшләргә инде. Хуҗалыктагы яңарыш җилләре күңелгә өмет-ышаныч алып килде. Чәчүче егетләрем әйбәт эшли торганнар. Орлык, ашлама, ягулык белән тоткарлык юк, - диде звено җитәкчесе Марс Минһаҗев.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев