Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

Сөт җыюның нәрсәсе бар…

Алар көн саен, ялсыз, бәйрәмсез әлеге эшне башкара.

Һәр эш читтән караганда гына җиңел тоела. Кайберәүләр “Шәхси хуҗалыктансөт җыючыларның да хезмәте авыр түгел, әзер сөтне җыеп кына тапшыра”,- дигән фикерне алга сөрергә ярата. Сөт җыючының хезмәте белән якыннан танышу максатыннан, Балыклы авылына юл тоттык. Иртәнге бишенче ярты булып киткәндә күп йортларның тәрәзәләрендә ут бар иде инде. Биш тулуга шәхси эшмәкәр Айзат Галиәхмәтов авылның Үзәк урамында сөт җыярга кереште. Һәр капка төбенә туктап, сөтләрне үлчәп, кабул итеп алды. Әлеге урамда сөт тапшыручылар саны аз булды. Авылның икенче очындагы Киров урамында Айсылу ханымнан сөт алдык. “Өйгә килеп алалар, авылның икенче очына кадәр чиләк-көянтәләп сөт ташыган чаклар бар иде”, - ди. Авылның башка урамнарында яшәүчеләрдән сөт җыешырга дип, өйдәге эшләрен тәмамлап, сыерын савып, Айзатның тормыш юлдашы Зөлфия ханым да чыкты. Зөлфия авылдашларының хәлен сорашып, тиз-тиз генә сөтләрне үлчәп, машинада урнаштырылган махсус бочкаларга салып барды. Җитез эшли, кулына күз иярми. Айзат һәр кешенең тапшырган сөтен махсус дәфтәргә теркәп, сөтнең күләмен дә әйтеп барды. Балыклы авылы халкы барысы да сөт җыючы Галиәхмәтовлар гаиләсен мактады. Рәвилә Галиәхмәтова, лаеклы ялда булса да, тормыш иптәше белән биш сыер асрыйлар икән. “Тормыш иптәшем эшләгәндә, булышканда, сыерны тотарга була. Районнан биргән саву аппараты белән савам”, - диде ул. Кайбер капка төпләрендә сөтне чиләк белән калдырып киткән иделәр. Алар иртән терлекчелек тармагына эшкә кузгалган апаларныкы булып чыкты. Дистә елдан артык эшләү дәверендә Айзат Галиәхмәтов халыкның ышанычын аклаган. Тулырак бу хакта газетабыздан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев