Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризы өчен хисап участоклары ачылды

Татарстанда 2021 елгы Дума сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү башланды. Республикада 557 хисап участогы ачылды, дип хәбәр итә партиянең мәгълүмат үзәге.

Участокларда эш Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп оештырылган.

Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар фамилияле ике бюллетень алачак. 

Праймеризда катнашу өчен республикада 96 кандидат теркәлгән — 2016 елгы сайлауларга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Барлык теркәлгән кандидатларның яртысы диярлек - 40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Праймеризда катнашучыларның яртысы партиядә тормый. Кандидатлар арасында - волонтерлар, җәмәгатьчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар. 

Региональ оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов элегрәк тавыш бирүнең рейтинг характерына игътибар итте. «Сайлаучы кандидатларның теләсә кайсы саны өчен тавыш бирә ала. Алынган тавышлар санына карап, ахыргы исемлек төзеләчәк, ул партиянең төбәк бүлегеннән съездга депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен тәкъдим ителәчәк», — дип аңлатты ул.

Татарстан халкы шулай ук электрон тавыш бирүдә катнаша алды, ул 24 майда старт алды. Сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеген 19 июньдә партия съездында раслаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев