Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше үлгән
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 37 яңа очрагы ачыкланган.
Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясеннән үлгән - бу 1956 елгы хатын-кыз һәм 1961 елгы ир-ат, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде", - дип сөйләделәр ведомствода.
Шулай итеп, пандемия вакытында коронавирус республиканың 465 кешесе гомерен өзгән.
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 37 яңа очрагы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев