Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 34 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 235 очрагы расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Чаллыда – 12, Казанда – 9, Лениногорск районында 6 очрак ачыкланган. Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе барлыгы тугыз муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 235 очрагы расланган, 18 174 кеше (шуларның дүртесе – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев