Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
579
0
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 318 очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 4 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«15 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда – 29, Чаллыда – 10, Тукай районында - 5, Минзәлә һәм Бөгелмәдә икешәр, Әгерҗе, Лениногорск, Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 318 очрагы теркәлгән, 22 245 кеше (шуларның 36ы – узган тәүлектә) терелгән.
Республикада барлыгы 989 748 (шуларның 6 350се – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 832 784кеше икенче дозаны да алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев