Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Техник карау

Игьтибар: «Трактор-Прицеп» операциясе

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, агымдагы елның 13 июненнән «Трактор-Прицеп» операциясе игълан ителде. Әлеге чара үзйөрешле техниканы куллану вакытында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә кертелә һәм 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Операция барышында техниканы теркәү кагыйдәләре һәм аңа техник карау уздыру әзерлеге үтәлешенә, техника белән идарә итүченең тракторист-машинист таныклыгында әлеге төр техникага категориясе булуга аерым игътибар биреләчәк. Бу таләпләрне бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк. Тикшерү вакытында кыен хәлдә калмас өчен, әлеге төр техниканы эксплуатацияләүчеләрдән тиешле кагыйдаләрне үтәү сорала. Агымдагы елның 10 июленнән август аена кадәр райондагы инспекторның ялда булуы планлаштырылу сәбәпле, техникасы карау узган шәхесләрнең, тиешле таныклыкларын алып бетерүләре сорала. Хәмит Нәзиров, ТР Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев