“Теләче-2” хоккей командасы Питрәч районы чемпионы булды
2020-2021 сезонында хоккей буенча чираттагы ачык чемпионат тәмамланды. Питрәч районында узган бәйгедә 8 команда катнашты.
“Теләче-2” хоккей командасы егетләре Питрәч районында узган бәйгедә 4 тапкыр катнашалар.
Бу сезонда чемпионат башта ике әйләнешле система буенча үткәрелде. Аннары плей-офф сериясендә иң көчле 6 команда чемпионнарны һәм призерларны билгеләде. Уеннар ике җиңүгә кадәр барды. Ничьяга тигез исәп белән иң көчле команданы овертайм яки буллитлар сериясе буенча билгеләделәр.
Финалда икенче ел рәттән «Теләче-2» һәм «Шәле» ХК командалары беренчелек өчен ярышты. Ике ел элек “Шәле”ләр көчлерәк иде. Беренче уенда кискен көрәштә, соңгы минутларда җиңү алкасын кертеп, Теләчелеләр 4:3 исәбе белән җиңү яулады. Икенче уенда да киеренке көрәш барды. Уен югары тизлек белән барды, гол мизгелләре күп булды. Бу уенда Теләчелеләр төгәлрәк һәм җитезрәк уйнадылар. Алар 4:1 исәбе белән җиңү яуладылар һәм Питрәч районы чемпионы булып калдылар.
Шулай итеп уен нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Теләче
2 урын – Шәле
3 урын – Питрәч
Җиңүчеләрне Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Миннехан улы Кашапов тәбрикләде.
“Теләче-2” командасының капитаны Айрат Мөбарәкшин әйтүенчә, алар уен нәтиҗәләреннән бик канәгать.
“Без җиңүебезгә бик шат. Безнең команда мондый составта бишенче ел уйный инде. Командабызда Теләче, Алан, Мәтәскә, Иске Җөри авыллары егетләре уйный. Уеннар яхшы дәрәҗәдә узды, көндәшләр лаеклы иде”, - диде ул.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, егетләр әлеге бәйгедә үзләренең инициативасы белән катнашкан икән. Алмаз Гатиятуллин чемпионатның иң яхшы капкачысы дип танылды. Хоккей командасы егетләре тренерлары Камил Ибраевка олы рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев