Теләче авыл җирлегендә халык җыены узды
8 февраль көнне Теләче авыл җирлегендә халык җыены Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашында узды. Узган елда башкарылган эшләр һәм планнар белән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Макаров таныштырды.
Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында районның 2020 елдагы социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, төрле федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылган эшләрне билгеләде. Ул шулай ук авыл җирлегендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын ассызыклады.
Халык җыены сорауларга җаваплар белән дәвам итте.
Очрашу бүләкләү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев