Теләче авылларында Интернет барлыкка киләчәк
Россия цифрлы үсеш министрлыгы Интернет һәм кәрәзле элемтә үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл һәм авыл кергән.
Бу авылларда интернетка тоташтыру «Элемтә турында»Федераль закон кысаларында узачак. Аның нигезендә, 100 дән 500 гә кадәр кеше яши торган торак пунктлар Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителергә тиеш.
Моннан тыш, Татарстанның сигез торак пунктында сыйфатлы кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк.
АЙДАРОВО Д |
БАЛАНДЫШ С |
БАЛЫКЛЫ С |
БОЛЬШАЯ МЕША С |
БОЛЬШИЕ КИБЯ-КОЗИ С |
БОЛЬШИЕ НЫРСИ С |
ВЕРХНИЕ КИБЯ-КОЗИ С |
КОМАРОВКА Д |
МАКСАБАШ С |
САУШ С |
СТАРЫЕ ЗЮРИ С |
ШАРМАШИ С |
Программа буенча бөтен Россия буенча шундый 24 670 торак пунктны Интернет белән тәэмин итү планлаштырыла, ә 2 389 авылны кәрәзле элемтә белән тәэмин итү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев