Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә “Санитар-Чисталык” икеайлыгы игълан ителде

Әйләнә-тирәбездә тәртип һәм чисталык булдыру бары тик безнең кулларда.

Агымдагы елның 1 апреленнән районда “Санитар-Чисталык” икеайлыгы игълан ителде. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шул уңайдан Теләче муниципаль районының Башкарма комитетының 2021 елның 17 мартында 104 номерлы “Теләче муниципаль районында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турында” карары кабул ителде. Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан  чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла. Муниципаль районның авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм аларда тәртип, чисталык урнаштыру максатыннан  авыл биләмәләрен санитар карау кагыйдәләре кабул ителгән. Аларда төзекләндерү өлкәсендә бердәм таләпләр куелган, торак пунктлар, шул исәптән биналар, корылмалар, биләмәләрен җыештыру тәртибе билгеләнгән. Кагыйдәләрне бозуда гаеплеләр Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.

Административ хокук бозган оешма кисәтү яки 200  000 сумнан алып 500 000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен кисәтү яки штрафның күләме 15000-30 000 сум. Физик затлар өчен кисәтү яки 2000-3500 сум штраф каралган. Штраф салынганнан соң бер ел  эчендә административ хокук бозу кабатланса, штраф күләме арта. Оешма өчен – 500 меңнән 1 млн. кадәр; вазыйфаи затлар өчен – 30 меңнән 50 меңгә кадәр; физик затлар өчен 3500 дән 5000 гә кадәр штраф салыначак.

Санитар-Чисталык икеайлыгы барышында барыбыз бердәм көч белән өй, хуҗалык тирәләрен, елга һәм инеш буйларын, күпләп ял итү урыннарын  җыештырып тәртипләсәк иде. Әйләнә-тирәбездә тәртип һәм чисталык булдыру бары тик безнең кулларда. Санитар икеайлык барышында булган сораулар, хокук бозу очраклары буенча Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Тел.: (84360) 2-11-83. E-mail: Telache@tatar.ru.

Административ комиссия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев