Теләчедә санитар-экологик икеайлыкта катнашучылар саны арта бара
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды.
Яз көне, кар төшкәндә, ишегалларында һәм юлларда төрле көнкүреш чүп-чары кала. Санитар-экологик икеайлык вакытында район халкы үз яшәү урыннарында тәртип урнаштыру өчен көчләрен берләштерә.
Районыбызда кайбер авылларда һәм оешмаларда җыештыру эшләрен башладылар. Мәсәлән Теләче-Арена боз сарае, Караширмә, Урта Мишә, Сауш авылы халкы икеайлыкта катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев