Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә спартакиада үткәрелә

Спартакиада район халкы арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

2021 нче елның 13 нче мартында Теләче авылында Теләче муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган спартакиада була. Теркәү 08.00 сәгатьтә "Батыр" спорт комплексы бинасында башлана.
Чараның тантаналы ачылышы 10.00 сәгатьтә башлана.

Спартакиада район халкы арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыру максатыннан үткәрелә һәм киләсе бурычларны хәл итә:
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- кышкы спорт төрләре буенча районның иң көчле спортчыларын һәм командаларын ачыклау;
- спорт осталыгын күтәрү .

Спартакиада программасына керүче спорт төрләре:

1.Чаңгы ярышлары эстафетасы: 2 ир-ат х 1 хатын-кыз (классик стиль 3 х 500 м.).

2. Шахмат: ир-атлар/хатын-кызлар.

3. Өстәл теннисы: ир-атлар/хатын-кызлар. 

4. Бадминтон: ир-атлар/хатын-кызлар. 

5.Шорт-трек: ирләр - 3 әйләнеш, хатын-кызлар 2 әйләнеш.

6. Кул көрәше: ир-атлар/хатын-кызлар.

7.Мас-рестлинг: ир-атлар/хатын-кызлар.

8. Чаңгыда экстремаль ярыш:  2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз.

8.Аркан тарту: 2 ир-ат х 2 хатын-кыз. 

Катнашучылар саны чикләнмәгән. Ярышларга Теләче районы оешмаларында, учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә эшләүче барлык теләүчеләр дә чакырыла. Команда составында катнашучы өч төр ярышта катнашырга хокуклы.

 Белешмәләр өчен телефон: 2-16-02 (ОДМСиТ))

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев