Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчелеләр сайлау алдында: соцпакетмы, акчамы?

Алдан ук шуны искәртик, әгәр дә билгеле бер ташламаларга ия булган кеше 2016 елда социаль пакеттан файдаланырга тели икән, 2015 елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия фондына килеп, бу хакта гариза калдырырга тиеш. 2015 елда социаль пакет алучыларга гариза язарга кирәкми. Социаль пакеттан баш тартырга теләгән очракта да Пенсия фондына...

Район пенсия бүлеге пенсиләр түләү, билгеләү группасы җитәкчесе Алия ханым Тимербаева әйтүенә караганда, бүген районда төрле төркем 2321 инвалид яши. Аларның 1560ы (67,2%) - социаль пакеттан баш тартып, акчалата компенсация ала, 761е (32,8 %) - рецепт буенча бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Социаль пакет өч өлештән тора: 1. Дару өлеше. 2. Санаторийларга путевка өлеше. 3. Шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы. «Кеше үзенең кайчан авырып китәчәген төгәл белми. Төрле хроник чирләрдән интегүчеләргә кыйммәт-ле дәвалану көтмәгәндә дә кирәк булырга мөмкин. Нәкъ шуның өчен илебездә таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү (ОНЛС) программасы гамәлгә ашырыла. Әмма күп кенә инвалидлар алдагысын уйламый, социаль пакеттан ике дә уйламый баш тарта, ә инде баш тартканнан соң, хроник чирләре яңадан баш калкыткач инде соң була», - дип үз фикере белән урталашты Алия ханым Тимербаева.
Бүген табиблар социаль пакеттан баш тартканчы башта ныклап уйларга киңәш итә. Чөнки кешегә инвалидлык авыру буенча бирелә. Ә авыру кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психик авырулар. Үткән елларның эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, социаль пакеттан «отказ» язган инвалидларның авырулары көчәеп яки яңа авыру килеп чыгып бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар еш була икән.
1 айга социаль пакетның акчалата компенсациясе якынча 700 сум тора. "Саран кеше икеләтә түли", - диләр. 1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калып бара. Өлкәннәр, инвалидлар социаль пакеттан файдаланыргамы яки аннан баш тартыргамы дигән карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итә ала. Инде аннары ел дәвамында бу карарны үзгәртеп булмый. «Җиде кат уйла, бер кат кис!» дигән мәкальдән чыгып, нинди дә булса карарга килгәнче, тагын бер кат уйларга киңәш итәбез.
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев