Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Россия агачы» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра

Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкын «Россия агачы — 2021» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра.

Татарстан исеменнән  региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Долгая Поляна» дәүләти табигать заказнигы территориясендә үскән Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршы яше - 134 яшь, биеклеге - 30 метрдан артык.

Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

"Россия агачы" конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының сайлап алу этабы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев