Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Трактор-арба» профилактик чара

Трактор, тагылма арба һәм күп төрле үзйөрешле машиналарны куллану вакытында хәвеф-хәтәрләрне булдырмау максатыннан, Республика дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан, агымдагы елның 7 – 26 июнь көннәрендә «Трактор-арба» профилактик чара узачак.

Әлеге вакытта югарыда күрсәтелгән техникаларны кулланучыларның алар белән эшләү өчен тиешле документлары, техниканың төзеклеге тикшереләчәк. Моның өчен Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең урындагы инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус рейдлар оештырылачак. Мондый вакытта авыр хәлдә калмас өчен, техника белән идарә итүчеләргә үз вазыйфаларын тиешле тәртиптә башкару тәкъдим ителә.

Хәмит Нәзиров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев