Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТРда авылда эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм итүнең нинди чаралары эшли

Татарстан Республикасында фермерларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү буенча нәтиҗәле программалар эшли.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәр авыл кешесе әлеге программаларда катнаша ала һәм үсеш өчен грантлар алу мөмкинлегенә ия. Моның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш.

Яңа эш башлаучы фермер
Россия Федерациясе субъектының авыл терри­то­риясендә теркәлгән крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы булган РФ гражданины, әгәр аның эшчәнлеге теркәлгән көннән алып 24 айдан да артмаган  булса.
Грант суммасы – 5 миллион сумга кадәр.

Гаилә терлекчелек фермасы
Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы һәм аның белән туганлыкта торган хуҗалык әгъзалары (кимендә ике кеше, КФХ башлыгын да кертеп) авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кош-кортларын үрчетү һәм карап тоту буенча җитештерү эшчәнлеген бергә Татарстан Респуб­ликасы авыл территориясендә тер­кәлгән крестьян (фермер) хуҗалыгын алып баручылар, әгәр аның эшчәнлеге теркәлү датасыннан 2 елдан артык дәвам итсә.
Грант суммасы – 30 миллион сумга кадәр.

Шәхси ярдәмче хуҗалык
“ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында”гы 3-ТРЗ номерлы ТР законы белән ТР тер­риториясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүне оештыру һәм дәүләт финанс ярдәме чаралары билгеләнде һәм ул түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:
– сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә – 400 мең сумга кадәр;
– товарлы һәм нәселле буаз таналар һәм берне бозаулаган сыерлар сатып алуга – 40 мең сумга кадәр;
– яшь кош-корт сатып алуга – бәянең 50 %;
– 3 яшьтән олырак атларны тоту өчен азык сатып алуга – 3 мең сумга кадәр;
– сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветери­нария чаралары үткәрүгә – 300 сум;
– теплица­лар төзүгә, җиләк-җимеш культуралары үсентеләрен сатып алуга;
– орлык һәм утырту материалы алуга.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы
Грантлар кооператив әгъзалары хокукларында 10нан да ким булмаган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен берләштергән (ассо­циа­цияләнгән әгъзалыктан тыш), тер­кәлгәннән соң 12 айдан да ким эшләмә­гән авыл хуҗалыгы куллану­чылар кооперативларына бирелә.
Грант суммасы – 70 миллион сумга кадәр.

Яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы
Грантлар кооператив әгъзалары хокукында 10нан да ким булмаган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен бер­ләш­тергән (ассоциацияләнгән әгъзалыктан тыш), авыл хуҗалыгы эшчәнлеген теркәү датасыннан алып 12 айдан да артык алып бармаган ­авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына бирелә.
 Грант суммасы – 5 миллион сумга кадәр.

Тулырак мәгълүматны Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының agro.tatarstan.ru сайтында “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр” бүлегендә алырга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев