Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тренер - педагог истәлегенә

21 август көнне Теләче стадионында Татарстан Республикасының физик тәрбия отличнигы, өстәмә белем бирү педагогы, футбол буенча тренер Артур Рөстәм улы Хәбировның якты истәлегенә ир-егетләр командалары арасында футбол буенча ачык турнир булып үтте.

Турнирда  Теләченең “Комаровка”, Үзәк бистәсе, Кукмара районының “Большак” һәм Чаллы шәһәреннән килгән командалар катнашты һәм үзара көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урвнбарсары Динар Гыйниятуллин, районның футбол федерациясе  Президенты Рәис Яхин катнашты һәм чыгыш сады. Шулай ук чарада  Артурның әтисе Рөстәм Габделгазиз улы, хәләл җефете Алинә, балалары Айсылу белән Альмир да катнашты.

Турнир ачылышта нәкъ бер ел элек вафат булган Артур Рөстәм улының якты истәлеге чарада катнашучылар тарафыннан бер минут тынлык белән искә алынды. Чыгыш ясаучылар Артурны үз эшенең фанаты, балалар күңеленә ачкыч таба белүче оста педагог буларак искә алдылар һәм аның истәлегенә үткәрелүче футбол турнирының дәвамлы булачагын ассызыклап үттеләр.

Көн бен дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта беренче урынны Чаллы шәһәре командасы яулады. Әлеге команда Мактау грамотасы белән кызыксындыру премиясеннән тыш, күчмә Кубокка да ия булды. Икенче урында - Үзәк бистәсе командасы. Өченче һәм дүртенче урыннарны Теләче авылының “Комаровка” командасы белән Кукмарадан килгән “Большак” командасы бүлеште. 

Моннан тыш, ярышларны ябу һәм бүләкләү тантанасында  Теләчедән Ислам Яхин - “Иң яхшы сакчы”, Чаллыдан Ирек Фәсхиев - “Иң яхшы капкачы”, Кукмарадан Илнур Фазылов - “Иң яхшы һөҗүмче” Үзәктән Адель Вәгыйзов - “Иң яхшы ярымсакчы” буларак билгеләп үтелделәр. Аларга Мактау грамотлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә футбол буенча тренер, Артурның әтисе Рөстәм Хәбиров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев