Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Уңай үзгәрешләр күңелдә өмет уята

2 октябрь көнне, Теләче мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан традицион “Уңыш бәйрәме” узды.

Бәйрәм уңаеннан районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең игенчелек, терлекчелек тармагында һәм башка юнәлешләрдә куйган хезмәтләре, коры елның үзенчәлекләре турында муниципаль район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов белән сөйләштек.

- Төп темага күчкәнче, иң элек, райондашларыбызга 17-19 сентябрь көннәрендә булып узган Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашканнары, лаеклы кандидатларны яклап тавыш биргәннәре өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган, авыл җирлегенә бәйле булган проблемаларны хәл иткәндә, сайланган депутатлар белән аларны чишү күпкә җиңел булачак.

Без язгы кыр эшләренә зур әзерлек белән кердек, мулдан ук булмаса да, тиешле микъдарда ашлама әзерләдек, бик күп техника алдык, искеләрен төзекләндереп, әзерлек сызыгына бастырдык. Язның үзе кебек, кәефләр бик күтәренке иде. Җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче”, “Агролак”, “Алан” ширкәтләре узган язда техника паркларын яңа, куәтле чит ил тракторлары, чәчкечләре, тагылма машиналары һәм комбайннары белән баеттылар. Шулай ук агымдагы елда җаваплылыклары чикләнгән “Чулпан” һәм “Таң” ширкәтләре һәм Айсинә Гыйниятуллина җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгы да, берлек санда булса да, комбайннар, тракторлар сатып алдылар.

Җәй ничек кенә коры, үзе белән зур авырлыклар алып килмәсен, хуҗалыкларда төзү һәм төзекләндерү эшләре алып барылды. Мисал өчен, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте Үзәк бистәсе янәшәсендә заманча бөртек киптерү заводы төзеп файдалануга тапшырды. Әлеге җирлектәге үзгәреш һәм яңарышлардан, әлеге команданың хезмәткә карашыннан күренгәнчә, Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының элеккеге данын кире кайтарырга, биредә яшәүче халыкның тормышкөнкүрешен тагын да яхшыртырга ярдәм итәр дигән тулы ышаныч бар. Язгы кыр эшләре вакытында районыбыз басулары өстеннән республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов очыш ясады. Азактан ул район активы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте хезмәтчәннәре белән очрашып, җанлы әңгәмә корды, комбиазык заводын һәм Европа стандартларына нигезләнеп эшләүче бозаулар торагын карады, шәткелеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Төзелешләр дигәннән, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче”, “Чулпан” һәм “Таң” ширкәтләрендә дә тик ятмадылар. Мисал өчен, “Игенче” ширкәтендә 3 мең тонна ашлык сыйдырышлы ашлык склады төзелә башлап, 504 баш сыерга исәпләнгән саву залының нигезе эшләнеп, җир өстенә чыгарылса (нулевой цикл), “Алан”да 4 мең тонна сенаж сыйдырышлы траншея төзелде. “Чулпан” ширкәтендә исә ашлык склады төзелеп сафка бастырылса, “Таң”да бозаулар торагы төзүгә керештеләр. Райондашларыбыз массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып, ишетеп беләдер, август-сентябрь айларында җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче”, “Агролак” ширкәтләренә - 100әр, “Чулпан” ширкәтенә - 50 баш нәселле таналар кайтарылды. Чыгымнарның 20%ын гына хуҗалыклар үзләре түли, калган 80%ын дәүләт күтәрә. Әлеге дәүләт ярдәме хуҗалыклар өчен нәсел базасын яңарту юлында старт мәйданчыгы булыр дип ышанып калабыз.

Шушы көннәрдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре халыкка пай җирләре өчен тиешле булган бурычларын түләп бетерәчәк. Җитештерүчеләребез сентябрь аенда ике тапкыр Казан шәһәрендә булып, үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итеп кайттылар. Икесендә дә бездә җитештерелгән иткә, сөткә, сыер маена, икмәк, камыр ризыкларына, бәрәңгегә һәм яшелчәгә сорау бик зур булды. Шәһәр халкы тагын килүебезне үтенеп калды. Белеп, үзкыйммәтен киметеп җитештергәндә, һәрвакыт отышта калырга була. Ай саен теге яки бу хуҗалыкта семинар-киңәшмә форматында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлегенә тирән икътисадый анализ ясала, эшләрен җиткереп башкаручылар мактала, чигенеп эшләүчеләр тәнкыйтьләнә, проблеманың сәбәпләре ачыкланып, чишелеш юллары күрсәтелә. Эшлекле сөйләшүләр турындагы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә эшләнгән аналитик материаллар, язмалар “Теләче” газетасында дөнья күреп бара.

Язгы кыр эшләре, урып-җыю чорларында басу-кырларда хезмәт куйган игенче-механизаторлар, комбайнчылар һәм шоферлар белән еш очрашырга туры килде. Аларның күбесенең намус белән, алны-ялны белмичә, эшеннән ямь табып эшли белүе бары мактауга лаек. Узган ел районга инвестор буларак аяк баскан җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтенең игенчелектә ыргылыш ясый башлавы күңелдә бары соклану хисләре генә уята. Берничә елдан әлеге ширкәт игенчелектә үзенең ныклы йөзен булдырыр, район икътисадын ныгытуда үз өлешен кертер дигән ышаныч бар. Шуңа күрә дә без алга таба елына 100 мең тонна икмәк үстереп җыеп алуны максат итеп куябыз. Урып-җыю эшләре төгәлләнсә дә, бүген басу-кырларда эш туктамады. Җир мәйданнарының 85%ы өстән эшкәртелде инде. Яңа ел уңышына ныклы нигез салу өчен, кичекмәстән остаханәләрдә техника ремонтын башлау, аларны саклауга кую һәм ашлама туплау эшен башлау зарур.

- Нәҗип Нәкыйпович, әлеге проектлар, программалар, терлекчелек тармагын, гомумән, хуҗалыкларның икътисадын тотрыклы үсешкә юнәлтүдә таяну ноктасы була аламы?

- Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сөт җитештерү 102% тәшкил итте. Күргәнебезчә, терлекчелектә күрсәткечләребез уңай, бу өлкәдә үсеш динамикасы күзәтелә, республика күрсәткечләренә дә саллы өлеш кертә алдык. Бу саннар артында бик күп терлекчеләрнең һәм белгечләрнең фидакарь хезмәте ята. Шуңа да карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында көнлек савымны 100 тоннага җиткерү бурычы кала бирә. Бу кайберәүләр өчен беркадәр кабатлау кебек тоелыр. Әмма рус халык мәкалендә “Повторение - мать учения” диелә. Районда игенчелек һәм терлекчелек тармагында әйдәп баручы “Алан”, “Агролак” ширкәтләренең күрсәткечләре мактауга лаек. Быел исә бу исемлеккә игенчелек буенча “Август-Теләче”, “Игенче” ширкәтен өстәргә мөмкин. Шулай ук өченче ел оешкан “Чулпан” һәм “Таң” ширкәтләрендә барган уңай үзгәрешләр дә киләчәккә күңелдә өмет уята. Димәк, эшне дөрес итеп оештырганда, җитәкчелек халык белән уртак тел тапканда, матур нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә, хуҗалык кассасына өстәмә акчалар кертергә мөмкин. Быел август аенда “Таң” ширкәте базасында элек даими үткәрелеп килеп, соңгы елларда онытылып торган “Савымчылар бәйгесе”н яңартуга ирештек. Терлекчеләребез гаять тансыклаган әлеге чараны ширкәт хезмәтчәннәре һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җитәкчеләре Ралиф Низаметдинов белән берлектә, бик оешкан төстә үткәрде. Терлекчеләребез үзләренә чиксез рәхмәтле калдылар.

- Районда җитештерелгән сөтнең 16%ын, итнең 13%ын җитештерүче крестьян-фермер хуҗалыклары турында сүз алмасак, әңгәмәбез китек булыр төсле.

- Шөкер, республика җитәкчелеге тарафыннан фермерлык хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Бүген районда алар исәбендә 1514 баш мөгезле эре терлек, шуның эченнән 700 савым сыеры, 207 ат, 1358 сарык асрала. Шулар арасыннан иң уңышлылары дип Айсинә Гыйниятуллинаны (Олы Мишә), Рәфыйк Сәләхиевны (Югары Мәтәскә), Булат Гафуровны (Шәтке), Рамил Кыямовны (Төрек - Тәмте), Илдар Сафиуллины (Урта Мишә), Илнур Фатыйховны (Олы Мәтәскә) санап узам. Безнең алда аларның эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген, һәм сыйфатын арттыру бурычы тора. Минемчә, алар да исәпкә түгел, сыйфатка эшләргә тиеш. Фермерлар эшчәнлегендә җир белән бәйле сораулар, проблемалар күп әле.

- Соңгы елларда республикабызның терлекчелек тармагы зур үзгәрешләр кичерә. Моңа ут-күршеләребез Кукмара, Әтнә һәм Саба районнарындагы үзгәрешләрне санап үтү дә җитә.

- Алар үрнәгендә безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә федераль, республика программаларына кереп, яңарышка омтылыр һәм уңышка ирешер дип ышанып калам. Программалар бар һәм алар күпсанлы. Фәкать керергә, дәүләт акчаларын максатчан файдалана белергә генә кирәк. Мин киләчәкне яңа, заманча саву залларында, цифрлы технологияләргә ия булган куәтле техникаларда һәм заманча технологияләрне кулланып эшләүдә күрәм. Әмма, беренче чиратта, кеше факторы торуын һич кенә дә онытырга хакыбыз юк. Хуҗалыкның яшәеше, аның финанс тотрыклылыгы - анда хезмәт куйган җитәкчеләргә, белгечләргә, игенче һәм терлекчеләргә бәйле. Мин аларның барысын да традицион “Уңыш бәйрәме” һәм якынлашып килүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән ихлас котлыйм, эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләп калам. Эшләре һәрчак уң булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев