Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Укучылар белән очраштык

12 февраль көнне "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре Олы Мәтәскә һәм Алан урта мәктәбе укучылары белән очрашты.

Оешманың җитәкчесе Ленар Хуҗин  укучыларга "Теләче" газетасының ничек әзерләнүен һәм  мәгълүмат үзәгенең сайты һәм инстаграм бите хакында сөйләде. Укучыларның, мөгалимнәрнең сорауларына җавап бирде. Мәктәп укучыларын редакция коллективы белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә  чакырды. "Сездән  язмалар, шигырьләр көтәбез. Аларның  иң кызыклы, эчтәлеклеләре газета битендә урын алачак, языгыз, без үткәргән бәйгеләрдә актив катнашыгыз. Шулай ук җирлегездә булган тарихи биналарны, элеккеге фотоларны да безгә җибәрегез диде газетаның баш мөхәрире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев