Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Вакцинаның әни буласы хатын-кызларга зыяны юкмы?

Татарстанның баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова коронавирустан вакцинация хатын-кызның бала таба алу сәләтенә тискәре йогынты ясамый дип раслады. Соңгы вакытта шундый имеш-мимешләр таралган иде.

— Күп хатын-кыз коронавирустан вакцина ясатканнан соң бала табып булмавына ышана. Вакцинаның хатын-кызның репродуктив функциясенә тискәре йогынтысы турында фәнни раслаулар юк. Бу прививкага каршы торырга теләгән кешеләрнең уйдырмасы гына, — диде ул.

Соңгы атналарда Татарстанда йөкле хатын-кызлар арасында авыру очраклары арту күзәтелә. Урамда кызу, йөкле хатын-кызлар сәүдә үзәкләрендә йөри, балалар белән күңел ачу чараларында катнаша, саклану онытыла, битлек кимиләр.

— Якын арада әни булырга теләгән хатын-кызлар сәламәтлеген ныгытырга тиеш. Анда дәвалану комплекслары һәм чирне кисәтү, шулай ук коронавируска каршы вакцинация дә кергән. Бу прививканы балага узарга 3-6 ай алдан ясатыгыз. Чирдән саклану өчен туганнарыгыз, гаилә әгъзалары да вакцинация үтәргә тиеш. Авырган очракта, савыккач, ярты елдан прививка ясатырга, шуннан соң гына балага узарга кирәк, — диде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев