Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Венера апа чәчәкләргә күмелде

Якташыбыз, халкыбызның сөекле җырчысы Венера Әхәт Ганиевага 60 яшь тулды. Шушы уңайдан 24-25 март көннәрендә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә аның үзе тәрбияләгән "Йолдызлар фабрикасы" белән берлектә зур концерты булып узды. Җырчы сандугачыбызны юбилее белән котларга, аны һәм үзе укытып чыгарган студентларны тыңларга бик күп тамашачы килгән иде. Шул исәптән без...

Бу юлы да тамашачылар көчле алкышлар белән Венера Әхәт кызын һәм аның "җимешләрен" чәчәкләргә күмде. Венера ханым үзенең таланты белән милли җыр сәнгатебезне зур сәхнәләрдә таныткан шәхес. Опера җыр сәнгатендә куйган хезмәте аеруча мактауга лаек. Бүген эстрада сәнгатендә дәртле, моңлы җырлар башкарып, тамашачыларының мәхәббәтен яулый, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры буларак студентларга остазлык итә. Бүген без аны Россиянең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты буларак беләбез. Концертта ул үзенең якташлары - теләчелеләр белән чиксез горурлануын әйтеп, туган якка багышлап җырлар башкарырга да онытмады. Мөгаен, концертта иң дулкынландыргыч минутлар сәхнәгә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов күтәрелгәч булгандыр. Район башлыгы аны олугъ юбилее белән котлап, матур теләкләр әйтте. Азактан Венера Әхәт кызына "Теләче районының почетлы гражданины" дигән мактаулы исем тапшырды. Әлегедәй карар күптән түгел генә булып узган район Советы сессиясендә депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителгән иде. Сишәмбе кичендә Венера Ганиева иҗатын үз итүчеләр, без - теләчеләр дүрт сәгать дәвамында матур, бай эчтәлекле, яшьлек дәрте ташып торган, затлы концерт карап хозурландык. Венера Әхәт кызының һәм аның шәкертләренең җырларын тыңлап, кабат-кабат ләззәтләнергә язсын!
Фәнил Нигъмәтҗанов.
РS. Олугъ җырчыбыз-ны 24 март көнне Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин кабул итсә, 25 март көнне Кремльдә җырчы белән республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җылы әңгәмә үткәрде. Очрашу азагында ул аңа "Форд" автомобиле бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X