Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа җирлек бинасы төзелә

2016 елда республикада авыл җирлеге биналары төзү, искеләренә капиталь төзекләндерү буенча яңа программа тормышка ашырыла башлаган иде.

Бу программа гамәлгә кертелгәч, 2016 елдан бирле Иске Җөри, Шәтке, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа, Теләче, Алан авыл җирлекләре биналары төзекләндерелде. 

Быел исә Баландыш авыл җирлеге “өй туе” үткәрәчәк. Авыл үзәгендә җирлек өчен 80 кв. м. га ия өр-яңа бина төзелеп килә. Диварлары, түбәсе бар инде. Хәзер керү-чыгу юллары эшләнә, кирпеч белән бүлмәләр бүленә. Биредә башлык, сәркатип, бухгалтер, архив бүлмәләре, санузел, котельная урын алачак. Нәтиҗәдә, җирлек хезмәткәрләре кирпеч белән тышланган “финский” йортта эшләүдән туктап, өр-яңа бинага күчәчәкләр. Яңасы да искесе янында урын алган. Авыл үзәгендә урнашканлыктан, яңа бина документ әйләнешендә һәркем өчен дә уңайлы булыр дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев