Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа иҗтимагый киңлекләр

2015 елның 28 августында ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 1919 номерлы карар нигезендә 5-6 сентябрь көннәре республикабыз шәһәр һәм районнарында Парк һәм скверлар көне буларак билгеләп үтелде. Шушы уңайдан быел Теләче урта мәктәбе янәшәсендә республика Президенты программасы нигезендә төзелгән паркта, Теләченең үзәк ял паркында бәйрәм чаралары булып үтте. Әлеге...

Әлбәттә, аның беренче-сендә күбрәк укучылар һәм укытучылар катнашты. Көндезге икедә башланып киткән чарада Теләче урта мәктәбе укучылары яңа төзелгән паркның матурлыгына мәдхия җырладылар. Алар үзләренең хисләрен нәфис сүз, җыр-бию аша җикерделәр, флешмоб күрсәттеләр. Азактан алар, 3 сентябрьне, алдагы елларда да Парк һәм скверлар көне буларак билгеләп үтәчәкләрен, бәйрәм үткәрүне матур гадәткә кертәчәкләрен белдерделәр. Әлбәттә, яңа иҗтимагый киңлекләр өчен бик ымсындыргыч ысул бу.
Икенче төрле әйтсәк, глобаль тест-драйв. Аның дәвамын без, соңрак, Теләче үзәк ял паркында да күрдек. Бәйрәмгә килүчеләрне, хәтта коеп яуган яңгыр да куркыта алмады. Шулай булмыйни, аларны, район мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләре һәм район Укучылар йорты тарафыннан күз явын алырдай итеп әзерләнгән көз нигъмәтләре, китап һәм кул эшләре күргәзмәләре каршы алды, ләбаса. Шул ук вакытта сәнгать сөюче тамашачылар районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән концерт программасын карап хозурланды. Чыннан да, соңгы елларда район үзәген яшелләндерүгә, матур гөлләр белән бизәүгә зур игътибар бирелә. Татарстан Президенты Указы нигезендә 2015 елның Парк һәм скверлар елы дип игълан ителүе, бу эшнең дәвамлы булуына тагын да зур этәргеч ясады. Әлеге бәйрәм дә шуның ачык мисалы булды. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, район үзәк китапханәсе, район Укучылар йорты хезмәткәрләре бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән иде. Алар арасыннан "Матур итеп бизәлгән кабак" номинациясендә Лесной бистәсеннән килгән Гөлия Вохмина җиңүче булды. Айдардан Алсу Фәләхова (1 урын), Резеда Фәләхова (2 урын) һәм Теләчедән Алена Шәмсиева (3 урын) иң зур кабак үстерүчеләр булып танылдылар. Алар бәйгедә җиңеп кенә калмадылар, сәхнәдән торып, кабактан тәмле-тәмле ризыклар үстерү серләре белән дә уртаклаштылар. "Көз нигъмәтләре" дип исемләнгән күргәзмәдә туган җиребездә үсә торган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән ясалган бихисап композицияләрне күрергә мөмкин иде. Бәйрәмдә күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм финанс икътисад эшчәнлегендәге казанышлары өчен ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Теләче районы территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гариф кызы Шиһабиевага "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде. Республикада физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары, спортта югары күрсәткечләргә ирешүе өчен Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Раил Ринат улы Нургалиев Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән, шулай ук республикада физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары, спортта югары күрсәткечләргә ирешүе өчен Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Сәгыйть улы Гыйниятуллин "Халыкара класслы спорт остасы" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин тапшырды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X