Янә һава шартлары начарлануы көтелә
Көндез республикада урыны белән боз яварга мөмкин.
Иртәгә, 22 майда Татарстанда янә һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Шимбә көнне урыны белән республика территориясендә, шулай ук Казанда да яшенле яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачак. Көндез урыны белән боз яварга мөмкин.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, иртән һәм көндез төбәкнең кайбер районнарында яңгыр яварга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев