Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Ышаныч тартмасы» куелган

Әгәр дә сез муниципаль хезмәткәрләр, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре тарафыннан коррупция күренешләренә юлыксагыз, “ышаныч тартмасы” ның махсус әрҗәләрендә мәгълүмат калдыра аласыз.

Район башлыгының 2012 елның 13 декабрендәге 20 номерлы «Махсуслаштырылган тартма «Ышаныч тартмасы» турында» боерыгы белән язма мөрәҗәгатьләр өчен «Ышаныч тартмасы» эшчәнлеге турында нигезләмә расланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең 2011 елның 3 июнендәге 29 номерлы боерыгы белән районда коррупциягә каршы көрәш һәм профилактика мәсьәләләре буенча “ышаныч телефоны” эшен оештыру буенча күрсәтмәләр расланды. “Ышаныч телефоны” эше өчен җаваплы кеше булып район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе тора.

"Ышаныч телефоны" һәм "Ышаныч тартмасы" аша кергән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алу журналлары алып барыла 2021 елның 24 августына коррупция күренешләре турында мөрәҗәгатьләр килмәде.

Хөрмәтле райондашлар! Әгәр дә сез муниципаль хезмәткәрләр, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре тарафыннан коррупция күренешләренә юлыксагыз яки коррупция буенча законсыз хокук бозуларның ирексез шаһитларына әверелсәгез, Интернет челтәрендә Теләче муниципаль районы сайтында "Интернет-кабул итү" бүлеге бар. Даими “кайнар” телефон линияләре эшли: Теләче районы прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге, Теләче муниципаль районы Советы. Шулай ук язма рәвештә мөрәҗәгать итеп, район хакимияте бинасының беренче катында һәм район үзәк хастаханәсе бинасында урнашкан “ышаныч тартмасы” ның махсус әрҗәләрендә мәгълүмат калдыру мөмкинлеге дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев