Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Замана егете" исемле бәйгедән репортаж

22 февраль көнне район мәдәният йортында әнә шул исемдәге бәйге үткәрелде. Исеменнән үк күренгәнчә, анда егетләребез көч сынашты. 23 февраль - Ватанны склаучылар көне уңаеннан үткәрелгән бәйгедә алты егет катнашты. Алар: Теләче авылыннан район электр челтәре хезмәткәре Зөлфәт Вильданов, Олы Нырсы урта мәктәбе укучысы Айнур Гиниев, Җәнәй авылыннан, Олы Мишә...

22 февраль көнне район мәдәният йортында әнә шул исемдәге бәйге үткәрелде. Исеменнән үк күренгәнчә, анда егетләребез көч сынашты. 23 февраль - Ватанны склаучылар көне уңаеннан үткәрелгән бәйгедә алты егет катнашты. Алар: Теләче авылыннан район электр челтәре хезмәткәре Зөлфәт Вильданов, Олы Нырсы урта мәктәбе укучысы Айнур Гиниев, Җәнәй авылыннан, Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Айзат Миннебаев, Иске Җөри урта мәктәбе укучысы Ильяс Фәрхуллин, Шәткедән студент егет Рамазан Мөхәммәтҗанов һәм Алан авылыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең куркынычсызлык инженеры Гаяз Кашаповлар.

Район яшьләре һәм балалар ансамбльләре чыгышлары белән бергә үрелеп барган тамашада егетләр ашарга әзерләү, бала тәрбияләү, модалы өс-кием тәкъдим итү, сәнгати осталыклары, тревога нигезендә вакытка киенү, төрле яссылыктагы сорауларга җавап бирү кебек биремнәрне үтәделәр. Биремнәрне үтәгән чакта егетләрнең җитезлеге, аш-суга уңган-булганлыгы, тап- кырлыгы һәм җыр-биюгә осталыгы сыналды. Легендар "Ы операциясе" фильмы үрнәгендә егетләр аш-суны, баланы берьюлы пешерделәр һәм тәрбияләделәр. Нәкъ кинодагыча, күңелле һәм бик мавыктыргыч тамаша килеп чыкты.

Бәяне үзләренә ДОСА- АФ (РОСТО) оешмасы җитәкчесе, интернационалисть-сугышчы, запастагы майор Рәис Нуртдинов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бирде. Әйтүләренчә, алар һәр егетнең чыгышына объектив бәя бирергә тырышкан. Аларның бәяләмәләре буенча Зөлфәт Вильданов - "Иң тапкыр егет", Айнур Гиниев - "Иң уңган егет", Айзат Миннебаев - Иң җитез егет", Ильяс Фәрхуллин - "Иң талантлы егет", Рамазан Мөхәммәтҗанов - "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы егет" Гаяз Кашапов - "Замана егете" исеменә лаек булды.

Конкурсантларның һәр- кайсы инде күз күргән, колак ишеткән егетләр. Мәсәлән, без Гаязны оста биюче, чаңгычы, хоккейчы буларак белсәк, Ильясның гармунда, курайда уйнавын күреп хозурланабыз. Бу бәйгедә Айнур безгә җырчы, ә Айзат - биюче егет, Рамазан - нәфис сүз остасы буларак ачылды. Ә Зөлфәт "Тамчы" бию ансамбле составында район сәхнәсендә биеп үскән егет. Азактан егетләрнең барысына да Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Матур теләкләр әйтеп, аларны ияләренә жюри рәисе Рәис Нуртдинов өләште. Конферанслар Зөлфия Ибраһимова белән Рәйхана Антонова тарафыннан бик килешле итеп алып барылган әлеге бәйге чираттагы күңел ачу чарасы гына булып калмыйча, тамашага килүчеләрне, аеруча яшьләребезне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә дә ярдәм итсә иде дигән теләктә калабыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев