Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Әзерләнгән - сакланган

Моңарчы республикабызның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты буларак Хомченко Олег Борисович хезмәт куйды. Хәзер бу вазыйфага Илһам Гариф улы Гарипов билгеләнде. Укучыларыбызны аның белән таныштыру максатыннан һәм аның яңа вазифага нинди уй-хыяллар белән килүен сорап, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Илһам Гарипович, Гражданнар оборонасы эше нидән гыйбарәт, сез аны ничек күзаллыйсыз?

- Ул дәүләт оешмасы, биредә эш кемнең һәм ничек күзаллавыннан чыгып башкарылмый һәм бәяләнми. Законнарны, карарбоерыкларны, күрсәтмәләрне берсүзсез үтәү сорала. “Гражданнар оборонасы нинди эшләр башкара, аның функциясе нидән гыйбарәт?” - дигән сорауга берникадәр җавап бирә алам. Бирегә эшкә алынганда да мине әлеге сорау нык бимазалады.

- Әйтик, нинди эшләр инде?

- Монда килгәнче, миңа берничә урында җитәкче булып эшләргә туры килде, коллектив өчен мин җаваплы идем. Гражданнар оборонасы эшен мин шул ук вакытта ук белергә тиеш булганмын. Кызганыч, ул чакта әлеге юнәлештәге белемне үзләштерергә вакыт та табылмаган, теләк тә булмаган, ахрысы. Баксаң, андыйлар бер мин генә түгел икән.

- Ярый әле мин генә түгел икән, дип сөендегезме?

- Киресенчә, көендем. Гражданнар оборонасы эше бүген тыныч вакытта башкарыла. Ул халыкны гадәттән тыш хәлләргә әзерләү һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракларда аларны саклаудан гыйбарәт. Кыска гына әңгәмәдә аның функцияcенә кергән барлык эш төрләрен һәм аларның нечкәлекләрен санап бетерү мөмкин түгел. Шунысы игътибарга лаек, Гражданнар оборонасына кагылышлы эшләр, ягъни әзерлек эшләре алдан башкарыла. Һәм ул бер генә кеше, бер генә оешма башкара торган эш түгел. Бу оешмапредприятиеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә башкарыла торган эшләр. Теге яки бу оешмада гадәттән тыш хәл килеп туган очракта, һәр җитәкче үзе җитәкләгән оешмада автомат рәвештә Гражданнар оборонасы җитәкчесе вазифасын башкарырга керешә.

- Сугыш килеп чыгу куркынычын күздә тотып әйтәсезме?

- Ул гына күздә тотылмый. Бүген табигать бәла-казалары белән техноген һәлакәтләр дә Гадәттән тыш хәлләр (ЧС) төренә кертелә.

- Аллам сакласын, мондый очракта җитәкче нишли ала?

- Бу очракта эшчеләр, хезмәткәрләр, авыл халкы, бигрәк тә балалар җитәкче күзенә карап торачак. Әлегедәй очракларда җитәкченең гадәттән тыш хәлләргә әзер булуы һәм белемле булуы кирәк. Гадәттән тыш хәлләр вакытында алдагы әзерлеккә таянып хәрәкәт итү сорала.

- Әзерлек нәрсә ул? Бу хакта төгәлрәк әйтсәгез иде. 

- Бүген районда күпчелек җитәкчеләр хезмәтне саклау буенча махсус курсларда белем алган. Моны дәлилләүче таныклыклары бар. Гражданнар оборонасы буенча да төп әзерлек булып уку санала. Безнең юнәлеш буенча курсларда укыганнарның саны бик аз, бармак белән генә санарлык.

- Беренчедән, курсларда уку өчен вакыт кирәк. Икенчедән, укулар да бушка үткәрелмидер. Райондашларыбыз мондый төр укуларга барырга әзерме һәм теләп барачаклармы?

- Теләк булганда, вакытын да, финанс мөмкинлекләрен дә табарга була. Өч көнлек курсларларда биш елга бер тапкыр укыйсы. Уку бәясе - категориягә карап, дүрталты мең сум. “Гражданнар оборонасы турында”гы Федераль закон нигезендә укулар мәҗбүри санала. Әлеге шарт үтәлмәгән очракта, закон нигезендә, Гражданлык оборонасы буенча курсларда укымаган җитәкчегә - 20 мең, җаваплы кешене укытмаган оешмага - 200 мең сум штраф түләттерү карала.

- Укулар кайда һәм нинди тәртиптә узачак?

- Хәзер муниципаль район башкарма комитетында укырга тиешле кешеләр барлана, исемлек төзелә. Әлеге исемлек муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан гариза формасында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган укыту-методик үзәккә җибәрелә. Әлеге юлламага карап, методик үзәк кем кайчан һәм кайда укытылачагын белдереп, безгә уку графигын җибәрә. Укуларга бәйле рәвештә тагын бер фикер җиткерәсем килә. Эшләгән кыска гына дәвердә миңа күнегүләр, эвакуация белән бәйле берничә чарада катнашырга туры килде. Кызганыч, кайбер оешмаларда, объектларда бу күнегүләргә әзер булмадылар. Таләпләр үтәлгән очракта да, җиренә җиткерелеп башкарылмыйлар. Чын гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, бу ялгышлар тагын да аянычрак хәлгә китерергә мөмкин. Хаталарны булдырмау, төгәл эшләр өчен җаваплы караш белән беррәттән, белем дә, ягъни курсларда уку да кирәк. Барыбыз да хәвефхәтәр булмасына ышанып яшибез. Ләкин бәланең кайчан һәм кайда килеп чыгасын белеп булмый. Шуңа да аңа каршы торырлык әзерлек кирәк. Әзерләнгән - ул сакланган дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев