Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиң сызгану

Укытучыларның август киңәшмәсе дигәндә, келт итеп халкыбызның мәгълүм сүзтезмәсе искә килеп төшә. Ел да үткәрелә торган традицион бу чарада укытучыларыбызның еллык эш нәтиҗәләренә тирән анализ ясала, табыш-югалтулар барлана, алдагы уку елы өчен конкрет бурычлар билгеләнә.

Быел да шулай булды. 26 август көнне район мәдәният йортында үткәрелгән укытучылар киңәшмәсендә район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова ясаган доклад төрле чагыштыруларга, үзтәнкыйтькә бик бай, зур җиңүләр турындагы купшы, ялтыравык рапортларга саран булды. Мәгълүм ки, укучыларның белемле (компетентлы), тәрбияле, физик һәм рухи яктан сау-сәламәт булуы - укыту һәм тәрбия эшенең асылын тәшкил итә дә инде. Әлбәттә, һәр ата-ана өчен, беренче чиратта, баласының сыйфатлы белем алуы мөһим.
Кызганычка каршы, докладтан күренгәнчә, бу өлкәдә укытучыларыбызның эше укучыларны "тигезләп" барысына да югары билге куеп, үз-үзеңне тынычландыруга кайтып кала икән. Чынлыкта исә, билгене, баланың реаль мөмкинлекләреннән чыгып кую сорала.
Моның шулай икәнен агымдагы елның Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә раслап тора. Узган уку елында районыбыз укучыларының имтиханнарны бериш фәннәрдән "икеле" билгесенә тапшыруын үз-үзебезне тынычландыруның нәтиҗәсе дип аңларга кирәк. Район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова: "Бу уртача укучыга ориентлашып эшләү, торгынлык нәтиҗәсе. Әгәр дә бүген без эшебезгә үзтәнкыйть белән карамасак, белем бирү сыйфатын яхшыртырга бернинди дә компьютерлар да, интерактив такталар да ярдәм итмәячәк," - дип ассызыклады.
Шулай ук мөдирне соңгы елларда республикакүләм олимпиада нәтиҗәләре борчый. Безнең район укучылары быел нибары алты призлы урын (аның да күпчелеге ана телебез белән әдәбиятыбыз өлешенә туры килә) яулаган. Бу очракта: "Башка фәннәрнең презерлары кайда?" дигән урынлы сорау туа. Бу уңайдан, Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры Марат Сөнгатуллин фикеренчә, алга таба укытучыларыннан һәр укучыга якын килү, аңа реаль билге кую сорала.
Наталья Владимировна тарафыннан укыту һәм тәрбия өлкәсендәге җитешсезлекләр, чигенеп эшләүләр турында аз әйтелмәде. Бигрәк тә Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү дә, укыту-тәрбия эшенең сыйфатында да һәм методика сайлау булдыру, яңа инновацион технологияләрне гамәлгә кертүдә дә ачык чагылыш таба. Әлбәттә, укыту һәм тәрбия бирү эшләренә хас әлеге җитешсезлекләрне бетерү, һәр яңалыктан хәбәрдар булу, иң камил һәм нәтиҗәле ысулларны кулланып, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, укучының сәламәтлеген кайгырту галиҗәнәп-Укытучыга йөкләнә. Аларның хезмәтен югары бәяләп, 21 август көнне Бөгелмә шәһәрендә үткәрелгән республика укытучыларының август киңәшмәсендә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов: "Балаларыбызның лаеклы укытучылары булсын өчен без барысын да эшләргә, укытучы һөнәре престижлы, әйбәт түләнә торган һөнәргә әйләндерергә, мәктәпләребезнең материаль-техник базасын ныгытырга яңа инновацион алымнар кертергә тырышабыз", - дигән иде. Әлегедәй сүзләр районыбызда үткән киңәшмәдә дә аз яңгырамады. Әмма никадәр генә үз-үзебезне тынычландырырга тырышмыйк, алдагы елларда без белем бирүнең сыйфатын бермә-бер яхшыртырга бурычлы. 24 август көнне районыбыздагы эшлекле сәфәре вакытында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов бик күп күрсәткечләр буенча (бигрәк тә эшмәкәрлекне үстерү, районга яңа инвестицияләр җәлеп итү буенча) алдынгы урыннарда баруыбызны, балаларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатының (бигрәк тә быелгы Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә басым ясап) түбән булуын билгеләп үтте. Әлбәттә, мондый артталыкка без бер елда гына килеп чыкмаганбыз. Торгынлык дистә ел чамасы дәвам иткән. Хаталарны төзәтү өчен дә шактый еллар кирәк булыр әле.
Районыбыз кунагы ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының бүлек җитәкчесе Татьяна Алексеева, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзләренең чыгышларында һәм алданрак фикер алышкан укытучылар, тәрбиячеләр, җитәкче-педагоглар тарафыннан да укытучы хезмәтенә лаеклы бәя бирелде, алар адресына кат-кат рәхмәт әйтелде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов укытучыларыбызны яңа уку елы белән тәбрикләүдән тыш, район мәгариф системасының хакимият белән бәйле проблемаларына да тукталды. Аның чыгышында балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, хезмәт тәрбиясе бирү, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә алып барыла торган эшнең нәтиҗәлелеген арттыру кебек мәсьәләләр яңгыраш тапты.
Эшлекле шартларда үткән киңәшмәдә барысы да уртага салып сөйләшенде. Позитив сөйләшүнең нәтиҗәсен генә көтәсе кала. Ә киңәшмә үзе укытучылык хезмәтендә югары казанышларга ирешкән укытучыларга ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының, Теләче муниципаль район башлыгының, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшыру, педагогик югары уку йортларын тәмамлап, районыбызга эшкә кайткан яшь педагогларга Хезмәт кенәгәләре тапшыру тантанасы белән төгәлләнде. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнгән Гөлшат Закирова яшьтәшләре исеменнән чыгыш ясап, мәгариф маякларына лаеклы алмаш булачакларына ышандырды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X