Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиңү шатлыгы йөзләрдә

Теләче районында Җиңүнең 70нче язын 16 Бөек Ватан сугышында катнашучы, тыл хезмәтчәннәре каршы алды. Районыбызда бәйрәм митинглары 8нче май көнне башланды. Бу көнне алар барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Ә 9нчы май көнне, традиция буенча, теләчелеләр бәйрәм парадын күзәтергә үзәк урамга җыелды. Иртәнге 9,00 сәгатьтә оешма-предприятиеләр коллективларыннан тезелгән колонна ветераннар...

Теләче районында Җиңүнең 70нче язын 16 Бөек Ватан сугышында катнашучы, тыл хезмәтчәннәре каршы алды. Районыбызда бәйрәм митинглары 8нче май көнне башланды. Бу көнне алар барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Ә 9нчы май көнне, традиция буенча, теләчелеләр бәйрәм парадын күзәтергә үзәк урамга җыелды. Иртәнге 9,00 сәгатьтә оешма-предприятиеләр коллективларыннан тезелгән колонна ветераннар яныннан узды. Зур хөрмәткә лаек булган өлкәннәргә театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Анда сугышның барлык этаплары гәүдәләндерелде. Быелгы бәйрәм парады аеруча үзенчәлекле үтте, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә Теләче районы барлык мәктәп укучылары да теләп кушылды. Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары хакында материаллар туплап, аларның портретларын күтәреп мәйданга чыкты. Бөек Җиңү көне белән ветераннарны, теләчелеләрне район башлыгы Илдус Зарипов тәбрикләде. Илебез азатлыгы өчен башларын салганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар, утлы коралдан залп яңгырады. Һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салынды. Бәйрәм парадында шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. Ул ветераннарыбызны котлап, аларга саулык-сәламәтлек теләде. Бәйрәмдә катнашучылар ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр бүген. Ленин урамында фотокүргәзмә, сәүдә рәтләре эшләде. Кич 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында "Җиңүгә илткән юллар" фестиваленең гала-концерты узды. Биредә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багшыланган җырлар, шигырьләр яңгырады. 21.00 сәгатьтә тонге күкне бәйрәм салюты бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев