“Всё хорошо, әни...”
«...Курку белмәс, кыю егет үстергәнегез өчен сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Тик үзен сакламый, Ильнар. Бүген дә, алгы сызыкта калган иптәшләрен алып чыгарга, бишенче тапкыр кереп китте...»
Әлеге юллар Теләче авылында яшәүче Габдрахимовлар гаиләсенә уллары Ильнарның командирының юллаган сүзләре. Теләсә кайсы вакытта югалып калмау, тәвәккәллек, җитезлек ─ ир-егетләр өчен иң кирәк сыйфатлар. Ильнар болардан тыш башка күркәм сыйфатларга да ия. Егетнең махсус хәрби операциягә киткәненә быел өч ел тулды. Кечкенәдән тырыш, хезмәт сөючән булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач авыл хуҗалагы буенча белем өстәп кайтып, алдынгы Ленин совхозында хезмәт куя, соңгы вакытта үз-үзенә эшләгән ул. 2006 елда Казан кызы Алсу (балалар бакчасында тәрбияче) белән тормыш корып җибәрләр. Хәзерге вакытта кызы медицина көллиятендә белем ала, малае башлангыч сыйныфлар укучысы.
─ Без ике бала үстердек. Кызым Алисә Казанда мәктәптә укыта, үз тормышы бар. Ә Ильнар кечкенәдән бик төпле, акыллы , шук, бик сабыр бала булып үсте. Бик мал җанлы ул. Мәктәптән кайтканда гел песи күтәреп кайта иде. Авылга кайтсак та, иң беренче эш итеп маллар янына ашыга иде. Ильнар кечкенәдән гел бабасы янында үсте, - ди Илнарның әнисе Гөлсинә апа. - Безнең бабай сугышта катнашкан, Суслонгер лагерында газаплар кичергән. Махсус хәрби операция башлангач та, Ильнар «Без бармасак кем бара инде, әни. Әнә, бабай да сугышта катнашкан бит, үзең дә беләсең” диде. Безгә әйтмичә дә, Мәскәүдән китте ул. Безгә бер дә зарланмый. Иптәшләрен югалтуны бик авыр кичерәләр. Сораша башласам, бар сүзе - «Всё хорошо, әни”.

Ә Илнар үзе бу хакта болай диде: “ Махсус хәрби операция башлангач, яңалыклар карап утырабыз, шулвакыт улым Раян «Әти, ты поможешь нашим?» дип сорап куйды, «Әйе, улым!” дидем. Мобилизация башлангач, озак тормадым, үзем теләп киттем.”
Ильнар әле быел бер мәртәбә генә ялга кайтып киткән. Киткән елны бик каты яралана Ильнар, Кавказда госпитальдә ятып чыга. Яу кырыннан яралыларны алып чыкканда, кулларына зыян килә аның. - Бөтен тәнендә осколка эзләре аның, - ди сабыр ана, улы җибәргән видеоязмаларны инде меңенче тапкыр әйләндереп карап.

Гөлсинә апа белән Хәбир абый икесе дә Саба районы Тимершык авылыннан. Яшь вакытта Теләчегә килеп урнаша алар. Икесе дә сельхозтехникада (хәзерге Вамин) хезмәт куялар. Хәзерге вакытта Хәбир абый мәрһүм инде, авыр туфраги җиңел, караңгы гүре якты булсын. Бухгалтер булып эшләгән эшен бик яратып башкара Гөлсинә апа. Хәзер дә, лаеклы ялга чыкса да Казанда Татспиртпромда эшли әле ул. Йөреп эшләве авырдыр бит, дигәч, “Нишләп утырыйм инде бер ялгызым өйдә. Соңгарак калынса, кайвакыт балаларда да кунгалыйм”, - диде ул.
Гөлсинә апа егетләргә кирәк-яракларны туплауда булышкан район халкына, Теләче районы һәм Тимершык авыл җирлеге җитәкчеләренә, Тимершыктагы авылдашларына да рәхмәтле. Ильнарның дуслары, сыйныфташлары да ярдәм итә. Улларын батыр йөрәкле, кешелекле итеп тәрбияләгән Гөлсинә апа Габдрахимова, намаз укыган саен, үзләренең газиз баласына гына түгел, егетләрнең барысына да: ”Исән-сау гына туган якларына әйләнеп кайтсыннар”, ─ дигән теләкләр тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев