Чаллыда суда батып үлгән яшүсмернең мәетен тапканнар
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда суда батып үлгән яшүсмернең мәетен тапканнар

17 яшьлек егетнең мәетен Кама елгасында аның туганнары табып ала.

 Чаллыда дусты белән су коенырга киткән һәм батып үлгән яшүсмернең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га трагедия урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде.

«Камада 17 яшьлек егетнең мәетен аның туганнары тапкан. Әлегә башка мәгълүмат юк», — дип ачыклык кертте агентлык хәбәрчесе.

tatar-inform.tatar
 

pixabay.com


Нет комментариев