Чаллыда йорт ишегалдында машина биш яшьлек кыз баланы бәрдергән
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда йорт ишегалдында машина биш яшьлек кыз баланы бәрдергән

«Фольксваген»ның 29 яшьлек йөртүчесе, ишегалды аша узып барганда автомобиль каршына бала килеп чыккач, тиз генә туктый алмаган.

Чаллыда чит ил машинасы ишегалдында самокатта йөргән биш яшьлек кыз баланы бәрдергән. Бу хакта Чаллы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Узган ял көннәрендә Чулман проспектындагы 21нче йорт ишегалдында юл-транспорт һәлакәте булган. «Фольксваген»ның 29 яшьлек йөртүчесе, ишегалды аша узып барганда автомобиль каршына бала килеп чыккач, тиз генә туктый алмаган.

 Нәтиҗәдә җәрәхәтләр алган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.  

Подробнее: https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com


Нет комментариев