Теләче Информ

Теләче районы

Новости со всего света

4 яшьлек бала су эчеп агуланган

Әлеге хәл ике көн элек Уфада булган. Хокук сакчыларына бу хакта шәһәр хастаханәсеннән хәбәр иткәннәр. Җирле тикшерү органнары әлеге фактка ачыклык кертү буенча тикшерү эше башлап җибәргән инде. Беренчел фаразлар буенча, 4 яшьлек кызның әтисе циркта тәнәфес вакытында 0,5 литрлы шифалы су сатып алган. Кыз берничә йотым су эчү белән...

Әлеге хәл ике көн элек Уфада булган. Хокук сакчыларына бу хакта шәһәр хастаханәсеннән хәбәр иткәннәр.

Җирле тикшерү органнары әлеге фактка ачыклык кертү буенча тикшерү эше башлап җибәргән инде. Беренчел фаразлар буенча, 4 яшьлек кызның әтисе циркта тәнәфес вакытында 0,5 литрлы шифалы су сатып алган. Кыз берничә йотым су эчү белән үк үзен начар хис итә башлаган. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Реклама
2VtzquYYXcQ

Цирктагы буфетта булган барлык шифалы сулар да тикшерү өчен алынган. Экспертиза һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2VtzquYYXcQ