Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

45 яшьлек ир 11 яшьлек малайны көчләүдә гаепле дип табылды

Суд 45 яшьлек зәйлене 8 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте. Ул РФ Җинаять Кодексының 132нче маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаятьтә ("Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылу") гаепле дип табылды. Суд Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 3нче бүлеге тарафыннан тупланган дәлилләрне Олег Надыршинга...

Суд 45 яшьлек зәйлене 8 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте. Ул РФ Җинаять Кодексының 132нче маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаятьтә ("Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылу") гаепле дип табылды.

Суд Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 3нче бүлеге тарафыннан тупланган дәлилләрне Олег Надыршинга карата хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дип тапты.

Суд һәм тикшерү шуны ачыклый: 2014 елның 27 сентябрендә Зәй шәһәрендә Надыршин 11 яшьлек малайның көчсезлегеннән файдаланып, исерек килеш аңа карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган. Надыршин гаебен тулысынча таныган. Тикшерүче үтенече буенча суд тарафыннан аңа мөнәсәбәттә сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасы сайланган.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев