Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Алабуга районында котырган үгез хуҗасын сөзеп үтергән

Фаҗигале хәл 2 ноябрьдә Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында булган. Кичен 69 яшьлек ир-атны үзе асраган, тиздән чалынырга тиешле үгезе сөзеп үтергән. Баштагы хәбәрләр буенча, өч ел дәвамында симертелгән 1 тонна авырлыктагы үгез утарга кертергә теләп куган вакытта хуҗасына буйсынмаган - башта сөзеп еккан, аннары таптаган, дип әйтелде. Әлеге хәл...

Фаҗигале хәл 2 ноябрьдә Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында булган. Кичен 69 яшьлек ир-атны үзе асраган, тиздән чалынырга тиешле үгезе сөзеп үтергән.
Баштагы хәбәрләр буенча, өч ел дәвамында симертелгән 1 тонна авырлыктагы үгез утарга кертергә теләп куган вакытта хуҗасына буйсынмаган - башта сөзеп еккан, аннары таптаган, дип әйтелде.
Әлеге хәл буенча тикшерү эше дә алып барыла. Аның нәтиҗәләренә карап, процессуаль карар кабул ителәчәк.
Тикшерү фаразлары буенча, үзен тынгысыз тоткан үгез янына башта хуҗаның кызы кергән. Үгез аны тыңламыйча, аягына китереп бәргәч, ул ярдәмгә әтисен чакырган. Шул вакытта үгез ишегалдына бәреп чабып чыккан, мөгезләре белән ир-атның киемнәреннән эләктереп алган һәм авыл буйлап сөйрәп, бәрәңге басуына кадәр алып барган, дип җиткерә тикшерү комитеты матбугат хезмәте. Ир-атның үле гәүдәсен шунда табып алганнар. Ә котырган үгезне аучылар атып кына тынычландырган.

Зыян күрүчеләрнең туганнары әйтүенчә, үгезне күптән түгел төлке тешләгән булган. Үгез каны экспертизага җибәрелгән, диелә Алабуганың "Новая Кама" газетасында.

чыганак:http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X