Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

БДИ-2016: үткәрү вакыты буенча тәкъдимнәр кабул ителә

Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2015 елга Бердәм дәүләт имтиханының расписаниесе проектын тәкъдим итте. Имтиханнар традицион рәвештә ике этапта узачак. 2016 елда укучылар БДИны элеккечә, вакытыннан алда һәм төп дулкында тапшыра алачак. 2016 елның 21 мартыннан 9 апрельгә кадәр 2016 елның йомгак аттестациясен узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар...

Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2015 елга Бердәм дәүләт имтиханының расписаниесе проектын тәкъдим итте. Имтиханнар традицион рәвештә ике этапта узачак.


2016 елда укучылар БДИны элеккечә, вакытыннан алда һәм төп дулкында тапшыра алачак. 2016 елның 21 мартыннан 9 апрельгә кадәр 2016 елның йомгак аттестациясен узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм педагогик совет карары буенча рөхсәт бирелгән чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала. Гадәттә мондый өстенлеккә авыру сәбәпле вакытында имтихан бирә алмаучылар, ярышларга китәчәк яшь спортчылар, илкүләм һәм халыкара бәйгеләрдә катнашучылар, армиягә чакырылучылар, чит ил вузларына керергә ниятләүче абитуриентлар ия була.

БДИның төп агымы 27 майдан башлангыч ала. Проект буенча имтиханнар дулкынын география һәм рус әдәбиятыннан сынаулар ачып җибәрә. Беренче тапкыр җәмгыять белеме буенча БДИга аерым көн каралган. Мәгълүм булганча, бу предметтан сынауны күпчелек укучылар сайлый. Димәк, бу фәнгә аерым көн билгеләү БДИда катнашучыларның күбесенә имтихан тапшыру вакытын төп агымда тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.

2015 елдагы кебек үк, БДИ үткәрү расписаниесе проектында "июль дулкыны"н үткәрү каралмаган. Март-июнь айларында канәгатьләндерерлек нәтиҗәгә ирешмәгән укучылар рус теле һәм математиканы 2016 елның сентябрендә тапшыра алачак.

Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт 24 сентябрьгә кадәр расписание проектына тәкъдимнәр кабул итә.

Сүз уңаеннан, 2016 елда 9 сыйныф укучылары 2 мәҗбүри имтихан урынына 4не тапшырырга тиеш булачак. Дәүләт йомгак аттестациясен уңышлы тапшыру өчен рус һәм математиканы уңышлы тапшыру җитә. Әмма укучылар үзләре сайлап алган предметлар буенча имтихан нәтиҗәләре аттестаттагы билгедә чагылачак.

БДИга килгәндә, математиканың база дәрәҗәсен 10 сыйныфтан соң тапшыру хокукы бирмәкчеләр. Апробация уку елының икенче яртыеллыгында Мәскәүдә узачак. Әмма апробация нәтиҗәләре чыгарылыш имтиханы сыйфатында каралмаячак.

intertat.ru

i

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X