2015 елның 10 ае эчендә 48 040 туу турында акт төзелгән. Барлык туучыларның 24 123е - малайлар (50,2 %), ә 23 917се - кызлар (49,8 %).
Быел октябрь аенда беренче тапкыр 3 гаиләдә берьюлы өч бала тууы теркәлде. Алар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәре гаиләләрендә дөньяга килде.
Бу елда туган игезәк балаларның саны әлегә - 443.
Быел балаларга иң еш кушылган исемнәр: ир балалар өчен - Тимур, Кәрим, Әмир, Артём, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Александр, Егор, кыз балалар өчен - Ясминә, Әминә, Арина, Азалия, София, Виктория, Милана, Ралина, Анастасия, Самира.
Нет комментариев