Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Быел Татарстанның тагын ничә авылын клублы итәчәкләр?

Быел Татарстанда "Авыл клублары" Президент программасы буенча 45 клуб төзү каралган. Җәмгысе 3,1 мең урынга исәпләнә. Бу максатларга бюджеттан 287, 43 млн сум акча бүлеп бирелгән. Мәдәни билгеләнештәге 43 объектны капиталь төзекләндерүгә исә 337,4 млн сум тәгаенләнгән. 45 объектның 40ы 50шәр урынга исәпләнгән. Программа тормышка ашырыла башлаганнан алып, республикада мондый...

Быел Татарстанда "Авыл клублары" Президент программасы буенча 45 клуб төзү каралган. Җәмгысе 3,1 мең урынга исәпләнә.
Бу максатларга бюджеттан 287, 43 млн сум акча бүлеп бирелгән. Мәдәни билгеләнештәге 43 объектны капиталь төзекләндерүгә исә 337,4 млн сум тәгаенләнгән.

45 объектның 40ы 50шәр урынга исәпләнгән. Программа тормышка ашырыла башлаганнан алып, республикада мондый кечкенә клублар бөтенләй төзелмәгән иде. Бу торак пунктларда яшәүчеләр саны 200 кешедән артмый. Моннан тыш, быел Арча районында 100 урынлы 1 клуб салыначак. Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарында 200әр урынга исәпләнгән объектлар төзү күздә тотыла.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев