Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чаңгыларны ничек сайларга?

Кышны кар-бурансыз күз алдына китереп булмаган кебек, елның бу фасылында бигрәк тә бала-чаганы чана-чаңгысыз күрү кыен: карда аунап, рәхәтләнеп уйный торган чаклары. Чаңгыда шуу сәламәтлеккә файдалы булуын, йөрәк-кан тамырлары, тын алу системасын ныгытуын да онытмыйк. Бары тик уңайлы чаңгыларны сайлый белергә кирәк. Чаңгылар агачтан, пластиктан яки болар икесе катнаштырып ясалган...

Кышны кар-бурансыз күз алдына китереп булмаган кебек, елның бу фасылында бигрәк тә бала-чаганы чана-чаңгысыз күрү кыен: карда аунап, рәхәтләнеп уйный торган чаклары. Чаңгыда шуу сәламәтлеккә файдалы булуын, йөрәк-кан тамырлары, тын алу системасын ныгытуын да онытмыйк. Бары тик уңайлы чаңгыларны сайлый белергә кирәк.


Чаңгылар агачтан, пластиктан яки болар икесе катнаштырып ясалган була. Әлбәттә, белгечләр пластик чаңгыларга өстенлек бирә, чөнки алар яхшырак шуа, ә агач чаңгының астын гел сылап-майлап торырга кирәк.

Балаларга егылмаска, шуарга уңайлы булсын өчен җитештерүчеләр чаңгыларның башын түгәрәгрәк, чаңгының үзен киңрәк итеп ясыйлар. Тәүге тапкыр чаңгыга баскан кечкенә балага кыска чаңгы сайларга киңәш итәләр, ул - баланың буеннан озынрак булмасын. Таякларның озынлыгы култык астына кадәр җитсә ярый. Беренче вакытта туры юлдан чаңгыларда таяксыз гына йөреп карарга мөмкин. Шулай ук өйрәнчек чордагы чаңгылар йошмак, аларга баскач табан астына туры килгән өлеше карга тиеп торуы мөһим.

Әгәр дә бала чаңгыда йөрү осталыгын үзләштергән икән, чаңгының озынлыгы гомуми кагыйдәләр буенча сайлана - ул баланың буеннан 15-20 сантиметрга озынрак булырга тиеш. Бу очракта да таякларның биеклеге култык астына кадәр җитә.

Яшүсмергә чаңгыларны аның нинди стильдә шуарга теләвенә карап сайлыйлар.

Әйтик, классик йөрешкә озынрак чаңгылар туры килә, ә таяклар кыскарак булса, култык астына җитсә дә ярый. Сатуда универсаль чаңгылар да бар, аларның озынлыгы - "тимераяклы" йөреш һәм классик йөреш чаңгыларының уртачасы. Әмма андый чаңгыларның астына артка таба шуып китәргә ирек бирмәүче киртләр салына. Чаңгыга басарга җөрьәт иткән кешеләр өчен болар бик уңайлы, ләкин, аңлашыла, аларда тизлек җыю кыенга туры килә.

"Тимераяклы" йөреш өчен кыскарак чаңгылар кирәк, мәсәлән, кешенең буеннан 10 сантиметрга биегрәк. Кырыйга шуып китмәс өчен мондый чаңгыларның ян-ягында очлы терәкләре була. Шулай ук гадәттәгедән озынрак таяклар сайлана: якынча, борынга хәтле. Бу чаңгыларны таудан шуарга яратучылар сайлый.

Универсаль чаңгылар ике стильдә дә шуарга уңайлы дип санала.

Яңа гына чаңгыга баскан балаларга гадәти кышкы аяк киеменә туры килгән чаңгы беркеткечләрен алырга мөмкин, алар чаңгы белән бергә сатыла. Каты беркеткечләргә исә махсус чаңгы ботинкалары таләп ителә.

Баланың буе (см)

Чаңгыларның озынлыгы (см)

Таякларның озынлыгы (см)

Баланың якынча яше

100

100

75

3

110

110

80

4

115

120

85

5

120

130

90

6

125

140

95

7

130

150

100

8

135

150/160

105

9

140

165

110

10

145

170

115

11

Кибеттә чаңгыларны игътибар белән сайларга кирәк: тырналган эзләр, ярыклар булмасын, икесе дә бер төрле - озынлыклары, киңлекләре, авырлыклары тигез булсын.

Әгәр чаңгыларны сатып алганнан соң аның үлчәме яки төсе белән ялгышуыгыз ачыкланса, Россиянең "Кулланучылар хокукын яклау турында" законындагы 25нче маддә буенча 14 көн дәвамында аны башкага алыштырырга хакыгыз бар. Кибеттә теләгән товар юк икән, сатучы сезгә акчаны 3 көн эчендә кире кайтарырга мәҗбүр ителә. Ләкин бу очракта чаңгы файдаланылмаган һәм барлык ярлыклары, товар чегы сакланган яки сатып алуның шаһиты булырга тиеш, дип кисәтә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге белгечләре.

Кулланучылар хокукын яклаучылар, берникадәр вакыттан соң чаңгыда җитешсезлекләр табылса, кибеткә дәгъваны язмача тапшырырга һәм анда әлеге законның 18нче маддәсе нигезендә, үз ихтыярың буенча товарны алыштыру яки акчаны кире кайтару таләбен күрсәтергә киңәш итә. Сатучы, үз чиратында, шул ук законга таянып, товардагы җитешсезлекнең сәбәбен ачыклар өчен аның сыйфатын тикшерергә, экспертиза ясарга хокуклы.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев