Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Данир Сабировка операция ясаганнар...

Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров Мамадышта хастаханәдә ята. 6 февраль көнне аның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта Данир үзен яхшы хис итә, аның белән элемтәгә кереп аралашып та алдык. - Ул көнне иртәдән бирле үземне начар хис иттем, башта билем авыртты. Шулай да юлга кузгалдык. Актанышка барышлый, Мамадышта...

Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров Мамадышта хастаханәдә ята. 6 февраль көнне аның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта Данир үзен яхшы хис итә, аның белән элемтәгә кереп аралашып та алдык.


- Ул көнне иртәдән бирле үземне начар хис иттем, башта билем авыртты. Шулай да юлга кузгалдык. Актанышка барышлый, Мамадышта тукталырга мәҗбүр булдык. Мамадыш муниципаль районы башлыгының улы белән яхшы мөнәсәбәтләрдә без. Аңа шалтыраттым. Ул хастаханәдәге иң яхшы табибны белеште. Аның ялы булу сәбәпле, өеннән килеп, кичке сәгать 5тә миңа операция ясады. Шулай итеп, хатыным Миләүшә белән икәү Мамадыш хастаханәсендә ятабыз. Район башлыгы үзе дә килеп хәлемне белеп китте. Әллә ни ризык ашарга ярамый әлегә, шулпа гына эчәм. Миләүшәгә ризыкны рестораннан китерәләр, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Данир Сабиров.


Бу хәл белән бәйле рәвештә Данирга кайбер шәһәр-районнардагы концертларын башка көннәргә кичектерергә туры килгән. Бу эш белән хәзер Миләүшә шөгыльләнә. Концертларын Данир 15 февральдән куя башларга ниятли. Без исә, үз чиратыбызда, Данирга исән-сау терелеп аякка басуын, тамашачыларын яңа программалары белән сөендерүен теләп калабыз! Сүз уңаеннан, 1 февральдә Данир Сабировның туган көне булып узды.


Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X