Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Динә Гарипова кияүгә чыга

"Голос" тамашасы финалчысы, Татарстанның артказанган артисты Динә Гарипова бу атнада кияүгә чыга. Никах теркәү тантанасы Казанда булачак, ди. Җырчы үзенә туй күлмәген Мәскәүдәге бер кибеттән сатып алган. Ләкин туй киеменнән ул беренче тапкыр гына түгел - июльдә алар никах мәҗлесе уздырган икән инде. Динә Гарипова үз пары турында артык күп...

"Голос" тамашасы финалчысы, Татарстанның артказанган артисты Динә Гарипова бу атнада кияүгә чыга. Никах теркәү тантанасы Казанда булачак, ди.

Җырчы үзенә туй күлмәген Мәскәүдәге бер кибеттән сатып алган. Ләкин туй киеменнән ул беренче тапкыр гына түгел - июльдә алар никах мәҗлесе уздырган икән инде.

Динә Гарипова үз пары турында артык күп сөйләми. Җырчы әйтүенчә, ул лаеклы кеше. Шоу-бизнез дөньясында кайнамый, матбугатта күренүне дә өнәми, ди. Булачак иренең Динәгә караганда берничә яшькә өлкәнрәк булуы да мәгълүм.

Туйны гаиләдәгеләр белән генә уздырачаклар икән. Шоу-бизнестагы хезмәттәшләре чакырылган кунаклар арасында юк, ди. Туйдан соң яшь пар сәяхәткә кузгалырга җыена.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/47087-dinә-garipova-kiyaүgә-chyiga.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X