Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов сүзләренчә, А(H1N1) гриппын йоктырган ике авыру да уртача хәлдә, аларның гомеренә куркыныч янамый. Пациентларның икесе дә прививка ясатудан баш тарткан булган.
Искәртеп узабыз, 2015 елның ахырыннан Россиянең төрле төбәкләрендә берничә дистә кешедә дуңгыз гриппы теркәлгән. Узган елның 30 ноябрендә Ямало-Ненец автоном округында бу төр гриппны йоктырган бер кеше үлде дә. Авыручылар Бөек Новгородта, Ханты-Мансийск, Липецкта да бар.
Нет комментариев